20 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан кырларыннан җыелган ашлык күләме ике миллион тоннадан арткан
Татарстан басуларыннан җыеп алынган ашлык күләме ике миллион тоннадан артып китте.
-
Яңалыклар
Татарстанда җир кишәрлекләре сатып алучылар арткан
Татарстанда июль аенда җир кишәрлекләренә ихтыяҗ арткан.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Ул Татарстанда дипломатик эшчәнлеген тәмамлый.
-
Яңалыклар
Кайсы районга эшкә кайтырга була? Укучы соравына «ВТ» җавап бирә
Районнарда физкультура укытучылары кирәк микән? Улым колледж бетерде, югары уку йортына читтән торып укырга керде.
-
Җәмгыять
Мәктәпләрдә тыныч булсын! Тантаналы чаралар вакытында куркынычсызлыкны арттырырга куштылар
-
Җәмгыять
Чаллы йөртә: Татарстанга Мәскәү мэры Сергей Собянин килде
КАМАЗдан алып мәктәпкә кадәр. Татарстанга Мәскәү мэры Сергей Собянин килде. Чаллыга сәфәре барышында ул автозаводның төп конвейерын барып күрде, «Адымнар» гимназиясендә укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Һәрберсендә уртак эш бар.
-
Яңалыклар
Татарстанда 6-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү курслары яңартылачак
Татарстан мәктәпләрендә сентябрьдән 6-11 сыйныф укучылары өчен «Россия – минем офыкларым» дигән дәрестән тыш эшчәнлек курсы яңартылачак.
-
Яңалыклар
Яшь укытучыларга түләнә торган грант күләме артачак
Казанда яшь укытучыларга түләнә торган грант күләмен 100 мең сумга кадәр арттырачаклар. Моңарчы ул 50 мең сумны тәшкил итә иде. Шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итүенчә, әлеге грант моңа кадәр 50 кешегә генә исәпләнгән булса, хәзер ярдәмнән 100 яшь белгеч файдалана алачак. рган грант күләмен 100 мең сумга кадәр арттырачаклар.
-
Яңалыклар
Яшүсмер улына мотоцикл сатып алган ана суд каршына басачак
Нурлатта яшәүче хатын 16 яшьлек улына мотоцикл сатып алган өчен судка каршына басачак. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанның Әхмәдзәки мәчетендә узачак Мәүлид кичәсенә чакыралар
23 августта 17:00 сәгатьтә Казанның Залесный бистәсендәге Әхмәдзәки мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышына багышланган кичә узачак.
-
Яңалыклар
Татарстанда егет белән кыз питбайкта һәлакәткә очрап, гомерләре өзелгән
Кичә Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә питбайк катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Нәтиҗәдә кичә 17 яшьлек егет, бүген исә аның белән бергә булган 18 яшьлек кыз да үлгән.
-
МӨҺИМ
Мәктәпләр әзерме, укытучылар җитәме? «ВТ» хәбәрчесе уку йортларындагы вазгыятьне белеште
Белем йортларының ишекләрен ачар чак җитә. Узган ел Татарстанда 1 нче сыйныфка 49 меңнән артык бала керсә, быел алар – 44 мең 373. Республикада дүрт яңа мәктәп һәм 4 мең укучыга исәпләнгән 2 өстәмә уку корпусы ачылачак.
-
Яңалыклар
Казанда яшь башкаручыларның «Яңа дулкын - 2026» фестивале башлана
20-26 август көннәрендә Татарстан башкаласы яшь башкаручылар һәм Россия эстрада йолдызлары катнашындагы музыкаль фестиваль белән гөрләп торачак. Быел ул бездә икенче тапкыр оештырыла.
-
Яңалыклар
Казандагы ресторанда яраклылык вакыты чыккан ризыклар, бөҗәкләр һәм эчәк таякчыгы табылган
Роспотребнадзор белгечләре Казан үзәгендәге «Черек күл» паркында урнашкан «Сыроварня» ресторанында санитария таләпләрен тупас бозуларны ачыклаганнар.
-
МӨҺИМ
Карыйм сокланып кына: алдагы елларда кайсы парклар һәм иҗтимагый киңлекләр яңартылачак?
474,5 миллион сум. Татарстанда уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча бөтенроссия бәйгесенең быелгы җиңүчеләре әнә шулкадәр акча алачак. Әлеге бәйге дистә елга якын үткәрелә. Республика анда җиңү яулаучылар саны буенча беренче урында. Алдагы елларда кайсы парклар һәм иҗтимагый киңлекләр яңартылачак?